Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Фазлыева Татарстанның креатив индустрияләр үзәгенең күзәтчелек советын җитәкләде

ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республиканың креатив индустрияләрне үстерү үзәгенең күзәтчелек советын җитәкләде. Тиешле карарны премьер-министр Алексей Песошин имзалады

Күзәтчелек советы составына шулай ук Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әһлиуллин, республика мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары, Эшмәкәрлекне үстерү һәм конкуренция департаменты директоры Наталья Кондратова билгеләнде.

Февральдә республикада «ТР креатив индустрияләрне үстерү үзәге»коммерцияле булмаган автоном оешмасы пәйда булачагы билгеле булды. Яңа үзәк креатив икътисадның база юнәлешләренең берсе буларак креатив секторны оештыру һәм үстерү белән шөгыльләнәчәк, дип билгеләп үтелде. Шулай ук ул төбәк территориясендә креатив индустрияләргә ярдәм итү өчен инфраструктура булдырачак.

Россиядә 2025 елның гыйнварыннан креатив индустрияләрне Икътисадның аерым секторы дип таныдылар. Әлеге өлкә һәм компания хезмәткәрләре дәүләттән финанс, милек, мәгълүмати ярдәм алырга мөмкин. Мондый предприятиеләрнең үсешенә РФ Икътисади үсеш министрлыгы җитәкчелек итәчәк.

Креатив индустрияләр-интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсе булган товарлар һәм хезмәтләр сатуга нигезләнгән икътисадның аерым секторы. Тиешле товарлар җитештерүдә һәм хезмәтләр күрсәтүдә технологияләр һәм инновацияләр үсеше сизелерлек роль уйный.

Бизнес онлай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев