Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

"Форпост" - "Чиста яр буйлары" акциясенә кушылган иң актив оешма (фото)

Балтач "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге яшьләре "Романтик" балалар лагеры янындагы күл буйларын чистартып, республикакүләм "Чиста яр буйлары" акциясенә кушылдылар.

"Форпост" үзәге активистларының бу чираттагы өмәсе. "Форпост" - "Чиста яр буйлары" акциясенә кушылган иң актив оешма булуы белән мактауга лаек, аларның һәр көне игелекле эшкә корылган. Алар җәмәгать тәртибен генә саклап калмыйлар, ә экологияне һәм табигатьне саклауда да һәрдаим үзләреннән өлеш кертәләр. Балалар күңелендә кече яшьтән үк әйләнә-тирәгә карата сакчыл караш тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйныйлар.

Аларның эшчәнлеге һәрвакыт күз уңында. Әлеге чарада район яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәре Айсылу Нуриева һәм "Форпост" директоры Фердинант Гыйлемҗанов үзе дә каташты. Шулай ук форпостлыларга лагерьда ял итүче балалар да ярдәм итте. Барлыгы 16 кеше ямьле күл буен чүп-чарлардан һәм биек булып үскән чүп үләннәреннән арындырып, яр буйларына яңа сулыш өрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250