Фурсенко: «Россия алга киткән технологияләргә бик мохтаҗ», дип белдерде
Россия венчур форумы 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр уза. Ачылу Иннополиста узды, ә эшлекле программаның төп мәйданчыгы «Казан Экспо»да булды
Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко Россия венчур форумының Казандагы пленар утырышында илнең алга киткән технологияләргә һәм үз инновацион чишелешләренә ихтыяҗы зур булуын белдерде.
Фурсенко сүзләренчә, форум гадәти ярминкәдән шуның белән аерыла: биредә сатуга проектлар тәкъдим итәргә генә түгел, ә аларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнергә әзер кешеләр җыела.
Спикер Татарстан җитәкчелегенә әлеге идеяне егерме ел дәвамында саклап калулары өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт башлыгы ярдәмчесе билгеләп үткәнчә, күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектлар инвесторларга табыш китерергә сәләтле, һәм бизнес аларга акча ышанып тапшырырга әзер кешеләр булуы мөһим.
Россия венчур форумы 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр уза. Ачылу Иннополиста узды, ә эшлекле программаның төп мәйданчыгы «Казан Экспо»да булды.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев