Газ кертү өчен 100 мең сумга кадәр субсидия алырга мөмкин
Компенсация бары тик газ үткәргәннән соң һәм башкарылган эшләрнең бәясен күрсәтеп, актлар күрсәтелгәндә, шулай ук җиһаз сатып алу турында чеклар күрсәтелгәннән соң гына алынырга мөмкин
Татарстанда яшәүчеләр өйләренә газ кертү һәм газ җиһазлары урнаштыру өчен 100 мең сумга кадәр субсидия алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Дәүләт ярдәменә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары, шулай ук I һәм II төркем инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр яки шундый баланы караучы затлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм җан башына кереме 19 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр исәп тота ала.
Компенсация бары тик газ үткәргәннән соң һәм башкарылган эшләрнең бәясен күрсәтеп, актлар күрсәтелгәндә, шулай ук җиһаз сатып алу турында чеклар күрсәтелгәннән соң гына алынырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев