Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Гөлчәчәк моңсуланырга ирек бирми

Гөлчәчәктә булган сабырлык һәркемгә үрнәк булырлык

Эх яшь чаклар, матур чаклар! Искән җилдәй үтә дә китә икән... инде менә гомер көзләренә дә кереп барабыз. Ару-талуны белмәгән буыннарның көче бетә бара. Ишек алдына чыгып бер әйләнеп керү дә шактый мәшәкатькә әверелгән олыгаю чорына җитәбез икән. 
Быел кыш та җылы килде бит. Болай да санап бетергесез чир-чорларыбыз өстенә грипп, ОРВИ ишеләре дә күпләп өстәлде. Без — мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең хәле тагын да кискенләште. Ярдәмгә мохтаҗлыгыбыз артканнан-арта бара. Менә шундый вакытларда ишектән балкып безнең Гөлчәчәгебез килеп керә.

Гафурова Гөлчәчәк Мөхәммәтнур кызы 2012 елдан бирле социаль хезмәткәр хезмәтен башкара. Алтын куллы булуы өстенә, күпкырлы талант иясе, сәләтле ханым ул. Хезмәт дәверендә иң якын кешебезгә әверелде. Аны күрүгә күңелләребез күтәрелә, тынычланып китәбез, борчуларыбызны онытып җибәрәбез. Ялгыз калганда төрле авыр уйлар, шом чолгап ала адәм баласын. Гөлчәчәк безгә беркайчан да моңсуланырга ирек бирми. Югары белемле педагог булганлыктан өлкәннәр психология-сен дә бик яхшы аңлый. Һәркайсыбызга индивидуаль якын килә белә. Төрлебездә төрле гадәт, төрле характер. Ә ул безне әйтерсең лә үтәли күрә, моң-зарларыбызны бер күз төшерү белән аңлый. Гөлчәчәктә булган сабырлык һәркемгә үрнәк булырлык. Төпле акыллы, тәртипле хатын ул.

Яшебез олы булуга карамастан, кайчакта аннан киңәш сорыйбыз. Гөлчәчәк безгә туры юл күрсәтә, хаталарыбызны дөресли, киңәшләрен бирә һәм аныңча дөрес тә булып чыга. Шуңа күрә аны үз кызыбыздай якын күрәбез. Балаларыбызга да әйтеп бетермәгән серләр, зарлар сыя аның олы йөрәгенә. Рәхәтләнеп эчләрне бушатабыз. Иң мөһиме, беребезнең дә серен чыгарып чәчми. Сер сандыгыбыз безнең. Шуңа да тотыныр тоткабыз, таянычыбыз бит инде ул. 
Белмәгән бер генә эше дә юк аның. Җирәнми, тартынмый, борын чөерми, гаеп итми. Без — өлкәннәрнең бар эшенә дә булыша. Кибетенә йөгерә, җыештыра, пешерә. Керләр юу, өс-башыбызны, урын-җирләребезне тәртиптә тоту — бар да аның өстендә. Яз җиткәч эш-ләре тагын да күбәя. Бөтен җирне чистарталар, өйләр юышалар, бакча эшләренә булышалар. Шул арада даруларыбызны да барып ала, кан басымнарын да үлчәп тора, сәламәтлегебезне контрольдә тота. Кул чукларыбызны ныгыту, зиһенне арттыру өчен төрле тренажерлардан файдалана. Кроссвордлар да алып килә. Безнең йомышларыбыз белән район үзәгенә дә бара. Тормыш иптәше — аның төп ярдәмчесе. Барасы җирләребезгә, табибларга, вакыты булганда, алып бара. Проблемалар килеп туганда бергәләп ярдәмгә киләләр. 

 

Без әби-бабаларның язмышлары да төрле. Кайберләребез япа-ялгыз. Кайберләребезнең балалары янда түгел. Шулай булмый хәле дә юк. Яшьләр җилкәсендә катлы-катлы кредитлар, ипотекалар. Тормыш алып бару, балаларны детсад, мәктәпләргә йөртү бик зур җаваплылык сорый. Мөмкинлек чыгу белән хәл белергә, булышырга кайтып җитәләр. Балаларыбыз да Гөлчәчәккә бик рәхмәтле. Үзләре югында әниләренең иминлеген, сәламәтлеген кайгыртучы бит ул. Нинди генә вакытларыбыз булмый, барыбызга да бик кирәк ул. 

Гөлчәчәкнең юмартлыгына да хәйран калырлык. Туган көннәребезне онытмый. Бәйрәмнәрдә бүләкләр тотып килә. Һәркайсыбызга пешкән ашын, кабартмасын, коймагын тотып йөгерә. Мал-туарлары күп. Сөтен, катыгын, йомыркасын, кортын алып килә. 
Тикмәгә генә Р. Н. Миңнехановның «2018 ел хәйриячесе» дипломына лаек булмаган инде ул. 
Минем шушы форсаттан файдаланып, өлкән буынны кайгыртучы хезмәткәрләребезгә, җитәкчеләребезгә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызына, аның уң кулы булган Йосыпова Фәния Фәрит кызына рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калам. Хезмәтегез авыр һәм бик җаваплы. Шушы эшне оештырган өчен, олыларны хөрмәт иткән өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Тиздән социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Хезмәтегез бәяләп бетергесез. Нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр. Сау-сәламәт булып, һәрчак безнең белән бергә булырга язсын сезгә. Тормышыгыз үзегез кебек якты, матур булсын. Эшләрегез уң булсын! 
Олы ихтирам белән Алан авылыннан Әскарова Мөнирә Гомәр кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль хезмәткәрләр көне