Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 43 номерлы лицеенда урнашкан участок сайлау комиссиясенә килеп, Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлауда үз тавышын бирде.
Сайлауга ул тормыш иптәше Луиза Мөхәммәтшина белән килгән. Соңыннан журналистларга биргән интервьюсында үзенең гражданлык бурычын үтәвенә горурлануын белдереп, әлеге сайлауның республика үсешенә нык бәйле булуын белдергән.
Фото: http://www.business-gazeta.ru/article/114136/
Нет комментариев