Күпфункцияле үзәктш проект нигезендә, өч функциональ зона каралган
Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Яшел Үзән районының Акъегет авылында төзелгән күпфункцияле үзәкнең проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
Күпфункцияле үзәкнең гомуми мәйданы 700 квадрат метрдан артык булган бер катлы кирпеч бина үзәк урамда урнашкан, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Анда, проект нигезендә, өч функциональ зона каралган. Биредә 200 урынга исәпләнгән тамаша залы булган авыл клубы, уку залы һәм китапханә, шулай ук җирле хакимият урнашачак.
Вечерняя Казань
Нет комментариев