«Икетеллелек сакланырга тиештер бит»
Җәмгыять

«Икетеллелек сакланырга тиештер бит»

Беркөнне бер райондашыбыз, «Ак барс» командасы җанатары шундый  фикер белән редакциябезгә шалтыратты.

–Мин үзем «Ак барс» командасы җанатары булам, – дип таныштырды ул үзен. – Казанда узган ярышларга егетләр белән бергә җыелып тамаша кылырга барабыз. Ике дәүләт теле булган республикада яшибез, юкса. Тик ни хикмәт, матч вакытында комментаторлар ник бер авыз татарча сүз әйтсен. Хәтта гади генә исәнләшү яки саубуллашу  сүзләрен дә татарча әйтмиләр. Икетеллелек сакланырга тиештер бит инде  ул.


Нет комментариев