Илебезнең иминлеге өчен алар көрәшә
Бу кыю һәм батыр затлар бәйрәме һәрвакыт һәрберебезгә шатлыклар гына алып килсен.
Быел — Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүгә 80 ел, бу тарихи вакыйга бик күп еллар үз сукмагында тирән эз калдырып узып бара...
Ветераннар санаулы гына калды инде. Бүгенге тормыш өчен без алар алдында мәңге бурычлы, баш иябез. Аларга алмашка без үстергән уллар, солдатлар басты. Алар безнең илебезне яклаучылар да, саклаучылар да. Бу сүзләрем тикмәгә генә түгел, бәйрәм җитә бит, үземнең улым Раилебез дә үз бурычын үти, армиядә.
23 февраль... Бу бәйрәмгә инде ничә елдан артык, бу бәйрәм быел аеруча да кадерле минем өчен, чөнки улым Солдат, мин солдат Әнисе...
Солдат булу җиңелләрдән түгел — ул түземлелек, ихтыяр көче, тырышлык, сабырлык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияли...
Электән үк Ватанны саклаучы солдат иң хөрмәткә лаек кеше булып саналган. Ватанга хезмәт итү — ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусына тап төшермәү — без үстергән улларның изге бурычы.
Балалар бакчасыннан ук, мәктәптә без балаларда Ватанга мәхәббәт, Ватан сакчыларына хөрмәт, илгә хезмәт итүгә омтылыш тәрбияләүне, җитезлекне, чыдамлыкны, көчне үстерүне иң беренче тәрбия биргәндә максат итеп куябыз. Балаларга патриотик тәрбия бирү, Ватанны хөрмәт итәргә, чик сакчыларының хезмәте турында күзаллау булдырырга ярдәм итүне, Әтиләргә карата хөрмәт тәрбияләү дә гаиләдән тыш безнең карамакта кала.
Үзебезнең җирлектән тә армиядә хезмәт итүче солдат егетләребез байтак. Нөнәгәр авыл җирлегеннән алар бишәү. Кадерле улларыбыз: Тляков Раил, Шәфигуллин Ислам, Закиров Зөлфәт, Гомәров Илгизәр, Чутай авылыннан Нургалиев Рәлиф. Батыр, кыю сугышта катнашучы солдатларыбыз Гарипов Инсаф, Гафиуллин Ранис, Мөбәрәкшин Ринат, Бәхтияров Газинур, Закиров Айнур, Камилов Язнур, Галимуллин Айдар ы — үстергән әти-әниләренә чын йөрәктән рәхмәт әйтәсем килә.Ә менә авылдашыбыз Мөхәммәтгалиев Билсур Васил улы үзенең гомерен безнең тынычлык өчен кызганмады. Рәхмәт аңа!
Бу бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер раслый торган көн, менә бу сыйфатларны үзләрендә булдырган да инде безнең солдатлар!
Үземнең улым белән бергә киткән Салавыч авылы егете Саттаров Ринат, Балтачтан Рәхимуллин Данир да әти — әниләрен бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Менә без балаларыбыз белән бергә хезмәт итәргә киттек, әле дә бергә киңәшләшеп, хәл белешеп яшибез.
Безне солдат улларыбыз берләштерде. Батырлык, кыюлык көне белән һәр ир — егетләрне, әтиләрне, хезмәт итеп кайткан солдат улларны, бабайларны ихлас күңелдән тәбрик итәсем килә. Бүгенге көндә ир-егетләребезгә, улларыбызга зур сынаулар аша узарга туры килә. Ләкин алар сыгылмый, сынмый гел алга баралар.. Илебезнең иминлеге өчен алар көрәшә, якыннарының, туганнарының гомерләре өчен сугышта көрәшүче егетләребез алдында без баш иябез.
Сезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет — шатлык, рухи һәм матди байлык, бары тик уңышлар гына телибез.
Бу кыю һәм батыр затлар бәйрәме һәрвакыт һәрберебезгә шатлыклар гына алып килсен. Безнең туган илебез, туган авылыбыз, Ватаныбыз бер генә, аны яратыйк, саклыйк!
Зөлфидә Тләкова,
Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев