Иртәгә “Зур этнографик диктант” язабыз
Җәмгыять

Иртәгә “Зур этнографик диктант” язабыз

3сеннән алып 7 ноябрьгә кадәр “Зур этнографик диктант -2021” дигән халыкара акция уза.

Әлеге диктант “Халыклар күп - ил бер генә” дигән лозунг астында алтынчы мәртәбә уза. Беренчесен 2016 елда язганнар иде. Безнең Балтачта диктант язу мәдәният һәм мәгариф тармагы хезмәткәрләре белән берлектә оештырыла. Иртәгә, ягъни 3 ноябрь көнне район үзәк китапханәсендә (көндезге 2дә), һәм дә мәгариф бүлегендә, шулай ук авылларда онлайн тәртиптә рус телендә этнографик диктант язачакбыз!

Хөрмәтле райондашлар! Актив булыйк, милләтләр дуслыгын яшәтеп, бер-беребезне хөрмәт итеп диктант язып алыйк!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


этнографик диктант

Нет комментариев