Юлчыларның эше бәяләп бетергесез хезмәт
Җәмгыять

Юлчыларның эше бәяләп бетергесез хезмәт

Һәр ел октябрь аеның өченче якшәмбесендә республикада Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Район тормышын юллардан башка күз алдына да китереп булмый. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш – бер генә өлкәдә дә эшчәнлек юллардан башка тормышка ашырылмый. Кайсы гына тармакны алсак та, эшнең уңышлы алып барылуы бик күп яктан юлчыларның хезмәткә бәйле икәнлегенә басым ясыйсы килә. Болар барысыда сездән намуслы хезмәт, җитезлек һәм оешканлык тәлап итә.

Әлбәттә, берьюлы районның барлык юлларын да төзекләндерү мөмкин түгел. Алга куелган максатлар да, эшләнәсе эшләр дә шактый әле. Бәйрәм уңаеннан, районыбыздагы бердәнбер юл хуҗалыгы булган "МДСУ-1" оешмасының башкаручы директоры Марат Каюмов белән 2026 елда башкарылган эшләре буенча нәтиҗә ясап алдык.

Безнең быелгы эшләр теге елгыдан да күбрәк булды

«Безнең быелгы эшләр теге елгыдан да күбрәк булды»

- Марат Харисович, быелгы ел сезнең коллектив өчен нинди булды? Район эчендә дә, бистәдә дә бик күп эшләр башкардыгыз, шулар хакында тулырак сөйләп китегезче?

- Безнең быелгы эшләр теге елгыдан да күбрәк булды. Узган ел 2 миллиард 300 миллион сумлык эш башкарсак, быел 2 миллиард 700 миллион сумлык эш башкарылды. Балтач буенча да хәйран күп эшләнде. Рәхмәт республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка. Аның ярдәме белән, республика программалары нигезендә бистә юлларын да, авыллардагы юлларны да эшли алдык.

Бүгенге көндә Арбор-Шеңшеңәр юлында эшләрне төгәлләп киләбез. Ул ике проект буенча икегә бүлеп эшләнелә. Берсе - Арбор ягыннан 6 чакрым һәм Смәел ягыннан Чепья авылы эченә кадәр киләбез. Алар өч елга каралган проектлар. Федераль юллар буенча 700 миллион сумга торги үтте. Аның 160 миллион сум тирәсе эшен быел эшләп куйдык. Бу Арча чигеннән безнең кольцевойга кадәр эшләнгән эшләр. Икенче елга Яңгулга таба эшләп бетерәчәкбез. Балтачтан тыш Кукмара һәм Саба районнарына да чыгып эшлибез. Кукмара районында 1 миллиард сумга якын, Сабада 500 миллион сум тирәсендәге эшләр эшләнде. Күргәнегезчә, эшләр күп, эшчеләр эш белән тәэмин ителгән.

- Халыктан мөрәҗәгатьләр керәме? Авылара, бистә, авыл эчендәге юллар начар, дип. Андый очракларда сез нишлисез?

- Безгә чыннан да хатлар бик күп килә. Кичә генә дә администрациядән дүрт битлек мөрәҗәгать хаты килде. Аның бөтенесе буенча да йөреп карыйбыз, кайда республика программаларын кулланып булганын уйлыйбыз, район башлыгы Рамил Нотфуллинга да мөрәҗәгать итәбез, заказчик та күрә. Үзебездән эшләп була торган эшләр: ямочный ремонт, ягъни юлдагы чокырларны бетерү өстендә эшләү, вак таш түшәү, юл билгеләренә зыян китерсәләр, аларны алмаштыру, юл кырыендагы печәннәрне чабу.

Безнең быелгы эшләр теге елгыдан да күбрәк булды

- Марат Харисович, кышкы чорга әзерлек ничек бара?

 - Бер ай элек инде әзерләнә башладык. Бозлавыкка каршы материал - ПСС дип йөртелә,  ул 100 % әзер. Техникалар җайлап ремонтка керә башлады. Быел әле көз матур килү белән безгә өстәмә вакыт та бирелде, шуңа да һава торышы бозылып, юлларда бозлавыклар барлыкка килгәнче, без әзер булып бетәчәкбез. Кыш көне юлларны тулысынча чистартып торырга да үзебезнең график буенча әзерләнәбез, чөнки аның  кеше гомере бәйле булуын аңлыйбыз.

- Быелгы кыш бик карлы булды, бу сезнең оешма эшендә кыенлыклар тудырмадымы?

 - Юк, тудырмады. Кыш карлы булса, безнең өчен уңайрак. Кемдер әйтер инде, кар күп яву сезнең өчен акчага гына, дип. Ләкин алай түгел. Кар юлны капласа, температура нольдән аска төшмәсә, юлны саклап тора ул безнең. Кыш көне яуган яңгырлар авыл хуҗалыгына зыян китергән кебек, юлларның да сыйфатын бетерә. Карны чистартканга караганда, аны ремонтларга бик күп акча кирәк. Шуның өчен кар булуы күпкә уңайрак.

«Нинди генә вакытта да аңлап, эшләренә хилафлык китермичә башкаралар»

- Техниканы яңарту ягыннан эшләр ничегрәк?

 - Яңа техникалар җайлап алына. Быелның иң зур яңарышы - Кукмарада зур завод эшләү. Аны икенче елга эшләтеп җибәрәчәкбез, ул сәгатенә 120 тонна асфальт җитештерә торган завод булачак. Шулай ук Балтачта гаражларда ремонтлар ясадык. Завод территориясендә дә зур гараж төзибез.

Яңа техникалар җайлап алына

- Кадрлар буенча эшләр ничек, кытлык юкмы?

- Бүгенге көндә кытлык юк, кеше китсә, урынына башка кеше килә тора, аны эш рәтенә өйрәтеп торабыз. Белгечләргә килгәндә, үзем белән эшли башлаган кешеләр. Үземнең коллективка зур рәхмәт әйтәсем килә. Нинди генә вакытта да аңлап, эшләренә хилафлык китермичә башкаралар. Шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган егетләребезгә, аннан яраланып кайтучыларга тизрәк безнең рәтләргә кушылуларын телим. Һәркайсы өчен йөрәк авырта...

- Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз. Үзегезнең дә коллективка җиткерер теләкләрегез бардыр?

 - Безнең коллектив ял һәм бәйрәм көннәрендә дә ару-талуны белмичә эшли. Шуңа да һөнәри бәйрәмебезне яхшы җитештерү күрсәткечләре белән каршылыйбыз. Оешма исеменнән  барлык хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез  - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән ихластан тәбрик итәм, аларга тормышларында уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлеге, коллективка үзара аңлашу һәм хөрмәт, җиңел хезмәт  һәм эш көннәре телим.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш - Зәлия Фәйзрахманова


юлчылар көне

Нет комментариев