Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Кайбер категория гражданнар ягулык салу станцияләренә чиратсыз керә ала

Әлегеу хокук I һәм II төркем инвалидлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр ягулык салу станцияләренә чиратсыз керә ала. Бу хокук I һәм II төркем инвалидлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган. Ташламадан файдалану өчен ягулык салу станциясенә мөмкинлекләре чикле кеше үзе килергә тиеш. Шул ук вакытта машина белән кем идарә итүе мөһим түгел.

Чиратсыз ягулык салу хокукын раслау өчен машинага куелган «Инвалид» дигән махсус билге генә җитми. Ягулык салу станциясе хезмәткәренә инвалидлыкны раслый торган документ күрсәтергә кирәк. 2026 елның маеннан моны кәгазь формада гына түгел, ә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша да эшләргә мөмкин.

Инвалидлык турындагы белешмәдә фотосурәт күрсәтелмәү сәбәпле, ягулык салу станциясе хезмәткәре паспорт күрсәтүне дә таләп итәргә мөмкин. Шуннан соң станция хезмәткәрләре чират тормыйча гына ягулык салу колоннасы янына бару һәм түләү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.

Шулай ук чиратсыз ягулык салу хокукына ия:

  • Бөек Ватан сугышы ветераннары,
  • Советлар Союзы Геройлары,
  • Россия Федерациясе Геройлары,
  • Дан орденының тулы кавалерлары

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин