Карадуган авылы үзгәреш кичерә
Төзелеш эшләрен югары төгәллек һәм сыйфатлылык белән «Водстрой» оешмасы башкара
Карадуган авылында урнашкан «Себер тракты һәм Муса Җәлил музее» бинасында ниһаять күптән көтелгән ремонт эшләре башланды. Әлеге төзекләндерү эшләренең үзенчәлеге шунда, бу бина тарихи ядкәр булып тора, шуңа күрә аның саклануы һәм төзекләндерүенә зур игътибар бирелә.
Төзелеш эшләрен югары төгәллек һәм сыйфатлылык белән «Водстрой» оешмасы башкара, бу эшнең нәтиҗәсе — музейның тарихи матурлыгын саклап калу һәм аның заманча стандартларга җавап бирүе.
Шулай ук Карадуган авылында тротуарлар эшләнә, бу халыкның юл йөрүен уңайлы һәм имин итә. Яңа тротуарлар авыл халкы өчен уңайлы шартлар тудыру, балалар һәм өлкәннәр өчен юлны хәвефсез итү максатыннан оештырыла. Бу проектлар авылның гүзәллеген арттыра, яшәү шартларын яхшырта һәм авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев