Карадугандагы Муса Җәлил музее коллективы медальгә лаек
Җәмгыять

Карадугандагы Муса Җәлил музее коллективы медальгә лаек

Быел татар әдәбиятында күренекле әдипләребезнең юбилейлар елы. Габдулла Тукай белән Фатих Әмирханның - 130, ә Муса Җәлилнең - 110 еллыгы билгеләп үтелә.

Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге һәм Татарстан якташлыгы заказы белән Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган истәлекле юбилей медальләре чыгарылган.

Алар Муса Җәлил истәлеген һәм мирасын саклаган кешеләргә тапшырылачак. Берсе белән инде МДУ ректоры Виктор Садовничийны бүләкләделәр. 1927-1931 елларда Муса Җәлил МДУның әдәби факультетында укыган.

15 февральдә, Герой-шагыйрьнең туган көнендә, Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачаклар, аннан соң Татар мәдәнияте үзәгендә тантаналы кичә узачак.

Безнең районның Карадуган авылында урнашкан Муса Җәлил музее коллективы да бу медальгә лаек, минемчә.

250

Нет комментариев