Карагыз, кемнәр килде (яңа җитәкчеләр)
Җәмгыять

Карагыз, кемнәр килде (яңа җитәкчеләр)

2018 ел күп кенә эш урыннарында яңа җитәкчеләр белән башланып китте.

“Дулкын” бассейнына директор итеп Рәдиф Гомәров билгеләнде. Райондашларыбызга ул  тренер буларак билгеле.

Илфира Фатыйхованы  Салавыч мәдәният йортына директор итеп куйдылар. Илфира моңарчы “Хыял” яшьләр үзәгендә эшләде.

Район инвалидлар оешмасында да яңа рәис. Рамазан Фәрзиевны Фидәил  Хәйруллин алыштырды.

Яңа җитәкчеләргә эшләрендә зур уңышлар телибез.


яңа җитәкчеләр

Нет комментариев