Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

“Караш” клубында — Сабантуй рухы: йөрәктәге нур белән уртаклашканда

Мондый күрешүләр араларны якынайта, төрле авырлыкларны бергәләп җиңеп булуын дәлилли

“Хыял” яшьләр үзәге һәм «Факел» клубы хезмәткәрләре, күрү сәләте чикле булган “Караш” клубы әгъзалары өчен онытылмас милли бәйрәм — Сабантуй оештырды. 

Клуб вәкилләре, күзләренең күрү сәләте чикле булуга карамастан, зур теләк һәм күтәренке рух белән барлык сынауларда да актив катнаштылар. Һәрбер уенда алар бердәмлек һәм татулык үрнәген күрсәттеләр.

Һәр уеннан соң яңгыраган көлү тавышлары, ихлас котлаулар һәм бирелгән истәлекле бүләкләр бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Мондый күрешүләр араларны якынайта, төрле авырлыкларны бергәләп җиңеп булуын дәлилли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев