Бүген Кариле авылы җыены үткәрелә. Милли бәйрәмгә карилеләр генә түгел, күрше-тирә авыллар һәм районнан килүчеләр дә бар иде.
Бәйрәмдә элек-электән сакланган гореф-гадәтләр буенча әйбер кисеп алу, чүлмәк вату, йөгерү, көрәшү кебек уеннар үткәрелде. Елдагыча мотоблоклар ярышы да үткәрелде. Бүләкләре дә саллы. Халык уеннарда катнашудан да, артистларга кушылып биюдән дә читенсенеп тормады, рәхәтләнеп бәйрәм итте.
Нет комментариев