Теплицага карны кайчан кертергә дигән сорауга танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирә
— Теплицага карны кышның икенче яртысында кертү яхшырак. Гыйнвар, февраль суыклары туфракны туңдырып йогышсызландыра. Бу эшне бакчада кар эреп беткәнче берничә тапкыр кабатларга була. Кояш төшеп, теплица эче җылына, кар эри, аның урынына тагын кертергә була.
Кар һәм яңгыр суы краннан агучы судан күпкә файдалырак. Болай теплица туфрагы файдалы су белән туеначак, йомшарачак.
Фото интернеттан алынды.
Чыганак: https://vk.com/im?sel=65725841&z=photo-189015555_457239266%2Falbum-189015555_00%2Frev
Нет комментариев