Казан метросында якынча 150 лампа яңартылган
Станцияләрдә пассажирлар өчен шартларны яхшырту эшләре дәвам итә
Казан метрополитенында ике атна эчендә 148 светодиодлы лампаны алыштырганнар.
Яңа лампаларны «Әмәт» – «Горки» һәм «Суконная Слобода» – «Әмәт» станцияләре арасындагы беренче һәм икенче юлларга куйганнар. Белгечләр берләштерелгән 11 подстанциясендә планлы-кисәтү ремонты үткәргән. Шулай ук инженер корпусы бинасында 28 светодиодлы прожекторны алыштырганнар.
Станцияләрдә пассажирлар өчен шартларны яхшырту эшләре дәвам итә. «Авиатөзелеш»тә 164 саклагыч пыяла чистартылган. «Җиңү Проспекты»нда «Салют» тибындагы люстраларда сафтан чыккан 18 лампаны алыштырганнар.
«Кәҗә Бистәсе» – «Кремль мәйданы» һәм «Кремль» – «Габдулла Тукай мәйданы» аралыкларында су агызу җайланмалары тирәсендә 54 метрдан артык суүткәргеч торбаларны җылыту җайланмалары яңартылган.
Баланста 132 чакрым трамвай юлы һәм 313 чакрым трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәре бар. Җир өсте электр транспортының юлларын, подстанцияләрен һәм кабель хуҗалыгын яңартуга якынча 9 миллиард сум таләп ителә.
Хәзер шәһәрдә хәрәкәтчән составны туендыручы 30 подстанциясе эшли. Шул ук вакытта инфраструктура нык тузган килеш кала. 131 чакрым контакт челтәре һәм 35 чакрым кабель линиясе капиталь ремонт таләп итә. Шулай ук дүрт подстанциягә реконструкцияләү кирәк.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев