Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Казанда 4,35 млрд. сумга нефть насослары заводы ачылачак

Предприятие елына 300гә кадәр насос системасы җитештерә алачак

Казанда 2026 елда Казанкомпрессормаш предприятиесе базасында технологик нефть насослары заводының беренче чиратын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Производствоны булдыруга инвестицияләр күләме 4,35 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Мэриядәге эшлекле дүшәмбедә Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, чыгарыла торган җиһазлар чит ил аналогларына альтернатива булачак.

Предприятие елына 300гә кадәр насос системасы җитештерә алачак. Заводның беренче чиратын эшләтеп җибәрү 2026 елның июнь аена планлаштырылган, шуның нәтиҗәсендә 200гә якын яңа эш урыны булдырылачак.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев