Казан Кремлендәге Сөембикә манарасын ныгытуны 2026 елның декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар
Кремль диварлары участокларын ныгыту эшләре 2027 елның августына кадәр тәмамланырга тиеш. Заказчы – «Татарстан Республикасы Главстрой». Ике проект өчен 976 млн сумнан артык акча каралган.
Манараны тикшергәндә, белгечләр күп санлы кимчелекләр ачыклаган: кирпеч өслегенең җимерелүе, ярыклар, коррозия, агач конструкцияләрнең черүе.
Реставрация проектта металл конструкцияләрне торгызу, стеналарны ремонтлау, зыян күргән кирпечләрне алыштыру, фасадны буяу, гидроизоляция, түбәне яңарту күздә тотыла.
Вечерняя Казань
Нет комментариев