Казанда «Танкодром» полиция бүлеген 234 миллионга ремонтлаячаклар
Татарстан бюджетыннан тиешле максатларга 233,8 млн сум бүлеп биреләчәк
Казанда Курчатов урамы, 7 а йортындагы 15 нче номерлы «Танкодром» полиция бүлеге биналары комплексына капиталь ремонт ясалачак. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.
Татарстан бюджетыннан тиешле максатларга 233,8 млн сум бүлеп биреләчәк. Эшләрне тәмамлау вакыты — 2027 елның 18 гыйнвары.
Документларга караганда, сметага инженер-технологик тәэмин итү системалары белән комплекста төзелеш-монтаж эшләре, шулай ук технологик җиһазлар керә. Электриканы, суүткәргеч һәм канализация системаларын алыштырырга, бинаны җылылык изоляциясе буенча эшләр башкарырга, видеокүзәтү камералары урнаштырырга, территорияне төзекләндерергә кирәк.
Казанда «Танкодром»ның 15 нче полиция бүлегендә Курчатов урамы, 7а адресы буенча җинаятьләр һәм вакыйгалар турында гаризалар кабул итәләр һәм теркиләр, компетенция чикләрендә тикшерүләр үткәрәләр, шулай ук административ хокук бозуларны карыйлар. Биредә участок уполномоченныйлары кабул итә, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә һәм дежур часть эшли.
Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев