Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Казанның Авангард урамындагы йортта газны сүндергәннәр

ТР Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәрә, шул исәптән йортның гомуми мөлкәтен карап тоту сыйфатын бәяли

Казанда Авангард урамындагы 62 нче күпфатирлы йортта, 3 нче корпуста газны вакытлыча сүндергәннәр. Сәбәбе – йорт эчендәге газүткәргечтә муфтаның төзек булмавы, дип хәбәр иттеләр Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә.

Муфталар торбаны газ плитәсенә яки колонкага илтүче сыгылмалы шланг белән тоташтыралар. Алар җиһазларны электр линиясендә авария вакытында барлыкка килергә мөмкин электр токларыннан саклый.

Бу йортта газ җиһазларына соңгы техник хезмәт күрсәтү бер айдан артык элек башкарылган. Хәзер газ бирү җитешсезлекне тулысынча бетергәнче туктатылган.

ТР Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәрә, шул исәптән йортның гомуми мөлкәтен карап тоту сыйфатын бәяли.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев