Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Кече Лызи укучылары балыкларга ярдәм кулы сузган

Акция ел саен балыкларның үлемен булдырмау максатыннан үткәрелә

Балтач районы сулыкларының берсендә күләмле республика экологик акциясе узды. «Балык булсын!» чарасын «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре оештырды. 

Балыкларны кислород кытлыгыннан коткару буенча табигатьне саклау акциясендә Кече Лызи укучылары катнашты һәм күп санда чокырлар бораулады. 

Акция ел саен балыкларның үлемен булдырмау максатыннан үткәрелә. Күлләр һәм башка зур булмаган сулыклар калын боз белән капланганда, су астындагы җан ияләренә кислород җитми. Шуңа күрә балыклар һәм суүсемнәре һәлак булырга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев