КЕШЕГӘ ӘНИ КИРӘК!
Җаннарыңны җылытырга янә әни кирәк бит!
Ничә яшьтә булса да,
Кешегә ӘНИ кирәк!
Әниләр алар безгә –
Гомер буена терәк!
...Кечкенә чакта егылсак,
Бәрелсәк тә әз генә,
«Өф» иттерергә диеп,
Йөгерәбез әнигә.
Ата каз ысылдаса да,
Күрше эте өрсә дә,
Әниләргә елышабыз —
Чит кешеләр күрсәк тә...
....Үсеп җиткәч, батырлар без:
Бары да онытыла...
Хәзер инде зурайдык бит –
Ансыз да яшәп була...
Егылсак та еламыйбыз,
Эт өрсә курыкмыйбыз.
Читләрне үз итәбез!
«Әни» диеп тормыйбыз...
Ерак балачакта калды
Усал ата казлар да...
Якыннар, дуслар күп хәзер –
Якларлар кирәк чакта...
Дип уйлыйбыз бик күбебез.
Ялгышабыз икән бит!
Авыр хәлдә калсаң әгәр,
Җаннарыңны җылытырга
Янә әни кирәк бит!
Бары әни генә синең
Бар халәтеңне аңлый...
Җир йөзендә башка беркем
Аны АЛЫШТЫРАЛМЫЙ!
Тик, күбебез, ни кызганыч...
Бик соң аңлый шушыны.
Терсәк якын — тешләп булмый,
Аккан су — кайтмый кире…
Зур үскәч тә онытмыйкчы,
Әниләрнең кирәген...
Барып килик, хәлен белик,
Телгәләмик йөрәген!
Ленина Шафигуллина,
Яңгул авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев