Көшкәтбашта игелек казаны тулганнан-тула!
Бу — хәйрия уены ярдәмендә авылдашларыбыз бер-берсенә карата кайгыртучанлыкларын һәм шәфкатьлелекләрен күрсәтәләр
Көшкәтбаш авылында ел саен уздырыла торган “Шалкантуй” бәйрәменең иң күркәм һәм көтеп алынган традицияләренең берседер, мөгаен.
Бу — хәйрия уены ярдәмендә авылдашлар бер-берсенә карата кайгыртучанлыкларын һәм шәфкатьлелекләрен күрсәтә.
— «Авылдашыбыз Алмаз Гобәйдуллин инде ничә ел рәттән бу изге эш өчен яңа казан алып кайта. Бәйрәм мәйданына килгән һәркем, исемен язып, казанга үзеннән өлеш кертә. (Кем күпме булдыра ала, шуның кадәр сәдака сала).
Ахырдан махсус отыш уйнала: бер язылган акчаны тартып чыгаралар, һәм казан нәкъ менә шул кешенең исеменә бүләк итеп тапшырыла. Ә инде җыелган барлык акча күләме авылыбызның олы йөрәкле кешесе Шигапова Әминәгә тапшырыла. Бу матур гадәтне без инде ничә ел дәвамында саклыйбыз,» – дип хәбәр итә Көшкәтбашлылар.
Быел да традициягә тугры калып, Алмаз әзерләп куйган ялтырап торган яңа казан Шарапов Рәйхан кызына насыйп булган.
Ә җыелган хәйрия акчасын (узган еллардагы кебек үк) янәдән Әминә апага тапшырганнар.
«Игелек диңгездәй тирән, диләр. Кемнәр әлеге казанга Аллаһ ризалыгын өмет итеп, ихлас күңелдән сәдака салган — барысына да зур рәхмәт! Раббыбыз ният-теләкләрегезне кабул итсен дә, бәрәкәтле, мул тормышта, исәнлек-саулыкта, тигезлектә яшәргә, тагын да изгелекләр кылып, юмартлык үрнәге күрсәтергә насыйп итсен. Биргән сәдакаларыгыз меңе белән әйләнеп кайтсын!» – ди алар.
Назлыгөл Нәкыйпова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев