Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Күп инициативалар яшьләргә бәйле, алар зур ярдәм күрсәтә ала"

Татьяна Ларионова авыл яшьләрен социаль мәсьәләләр буенча инициативалар кертергә чакырды

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда уза торган Халыкара авыл яшьләре конгрессында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова яшьләргә социаль мәсьәләләр буенча үз тәкъдимнәрен кертергә кушты.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары ассызыклаганча, бүген барыбызны да демография борчый. Юкка гына 12 милли проектның берсе — ул “Демография". Кызганычка каршы, без авыл җирлегендә балалар туу берникадәр кимүгә ирештек», – дип өстәде ул.

- Күп инициативалар яшьләргә бәйле, алар зур ярдәм күрсәтә ала, –  диде Ларионова. Минемчә, Сез үзегезнең сүзегезне әйтергә, нинди дә булса яңа тәкъдимнәр кертергә тиешсез, дип тә өстәде.

Республиканың Кайбыч, Тәтеш, Алексеевск, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас районнарында туучылар саны күп. Шул ук вакытта Тукай, Менделеевск, Әлки, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарында туучылар санының зур кимүе күзәтелә.Никахларны теркәү буенча Әгерҗе, Әлки, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба районнары алдынгы урыннарда.

Казанда 6-9 февральдә Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Чарада Россия Федерациясенең 50 субъектында һәм 25 илдә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. Конгресста барлыгы 250 кеше катнаша. Уле «Авылда яшьләр эшкуарлыгы: трендлар, алымнар һәм уңышка ирешү серләре», «Мәдәният, тәңгәллекне саклау һәм туризм: мәдәни үсеш драйверлары буларак авыл территорияләре» һәм «Мәгариф һәм лидерлык: уңышлы шәхесне үстерү өчен авыл җирлегенең уникаль мөмкинлекләре»юнәлешләре буенча оештырылган.

РФ Президенты Владимир Путин үзенең 2019 елда Федераль Җыенга Юлламасында авыл территорияләренең социаль, инфраструктур үсешенә аерым игътибар биреләчәк, дип ышандырды. «Россия агросәнәгать комплексы глобаль конкурентлы тармакка әверелде инде. Үз хезмәтләре белән бу уңышны тәэмин итүче кешеләрнең тормышы да шундый ук заманча булырга тиеш. Шул ук вакытта без кече шәһәрләребезгә, торак пунктларга үзенчәлекләрен саклап калырга, уникаль потенциалыбызны яңача ачарга мөмкинлек бирүче инициативаларны да хуплыйбыз»,-дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев