Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Куныр авылының югары оч балалары өчен зур бәйрәм оештырылды

Бәйрәм бик оешкан һәм матур рәвештә узды

Айгөл һәм Айрис Муллагалиевлар, Ландыш һәм Зөлфәт Нәҗиповлар балалар өчен бик күңелле һәм җанлы бәйрәм үткәрделәр. Хәтерләсәгез, узган ел алар тәүге тапкыр мондый чара оештырган иде. Быел да бу бәйрәм бик оешкан һәм матур рәвештә узды.

Бәйрәмдә балалар өчен концерт номерлары тәкъдим ителде, әти-әниләр табын корды һәм лотерея oyнаштырылды. Барлык катнашучылар зур рәхмәтле булып, бәйрәмнең уңышлы узуына өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтәләр.

 – Бик күңелле бәйрәм оештырганнары өчен Айгөл-Айрис, Ландыш-Зөлфәт, Рәмзия-Фәнил гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Шулай ук хезмәте кертүчеләргә һәм акчалата ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәт. Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте, уеннарда актив катнашты, лотереяда бүләкләр отты, — дип хәбәр итте Кунырдан актив хәбәрчебез Илзия Нәҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм