Куныр укучылары Татарстан мәдәният ресурс үзәгенең Мактау таныклыгына  ия булды (+фото)
Җәмгыять

Куныр укучылары Татарстан мәдәният ресурс үзәгенең Мактау таныклыгына ия булды (+фото)

Казанда «Иделкәем -Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларынң төбәкара фестивале узды.

“Иделкәем - Кариев варислары” фестивалендә Куныр урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары катнашты. Алар Фәнис Яруллинның "Ак яфрак"дигән тамашасын тәкьдим иттеләр (режиссерлары - сыйныф җитәкчесе  Рамил Нәҗипов) һәм Татарстан мәдәният ресурс үзәгенең Мактау таныклыгына  ия булдылар.

“Иделкәем - Кариев варислары” фестивале республика балалар театр коллективларының дәрәжәсен арттыру, репертуарны һәм режиссерларның иҗади эзләнүләрен баету максатыннан үткәрелә.


Нет комментариев