Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

«Куркынычсызлык атналыгы» беренче Халыкара форумы Казанда октябрь аенда узачак

Форум 2026 елның 21-23 октябрендә Казанда узачак

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «кКуркынычсызлык атналыгы» халыкара форумын үткәрү һәм аны әзерләү өчен оештыру комитеты төзү турында боерык кабул итте. Тиешле документ республиканың хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Форум 2026 елның 21-23 октябрендә Казанда узачак. Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына йөкләнгән.

Документ нигезендә, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин комитет рәисе булачак. Аның урынбасарлары итеп Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровны, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконы, ә сәркатибе итеп Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карповны билгеләделәр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев