Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Лаос делегациясе «Татарстанда эшләнгән» казанышлар күргәзмәсендә булды

Кунаклар истәлекле фотолар ясадылар. Лаос Премьер-министры теләкләр китабында язу калдырды

Лаос делегациясе Казанның уникаль осталык үзәгендә оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсендә булды. Делегацияне Лаос Премьер-министры Сонексай Сипхандон җитәкләде. Кунаклар өчен экскурсияне ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров үткәрде.

Кунаклар истәлекле фотолар ясадылар. Лаос Премьер-министры теләкләр китабында язу калдырды.

Күргәзмә экспозициясендә Татарстанның 90нан артык компаниясе һәм оешмасы катнаша. Килүчеләр өчен гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган урам һәм эчке күргәзмә зоналары оештырылган.

Урам экспозициясендә 30 берәмлек техника бар, экспонатлар арасында: Ансат-м вертолеты, КАМАЗ, СОЛЛЕРС автомобильләре линейкасы, АТОМ электромобиле, автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы, мобиль медицина комплекслары һәм Татарстан җитештерүчеләренең башка эшләнмәләре.

17-19 июнь көннәрендә Казан Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитын кабул итә. АСЕАН әгъзалары булган дәүләт башлыклары форум барышында сәүдә һәм инвестицияләр, энергетика, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру, фән, технологияләр һәм инновацияләр, мәгариф, туризм һәм башка өлкәләрдә киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләрен билгелиләр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев