Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Медальле райондаш

Квадрокоптерны бәреп төшергән өчен Артемга «Батырлык өчен» («За отвагу») дигән медаль дә тапшырып үткәннәр.

Зур Лызи авылының I өлешендә яшәүче Артем Сидоровны тормыш күп еллардан бирле төрлечә сынаган. Ләкин тәвәккәл егет үзалдына куйган максатына ирешер өчен гел алга атларга өйрәнгән.

Артем Светлана һәм Юрий Сидоровлар гаиләсендә беренче бала булып аваз сала. Аннан соң бер-бер артлы туган алты сеңлесе өчен ул бүгенге көндә төп терәк тә, таяныч та. Балалар кечкенә чакта ук әтиләре вафат була. Артем Армия сафларында хезмәт иткәндә (Артем Краснодар өлкәсе Крымск шәһәрендә Хәрби-һава көчләренең охрана ротасында хезмәт итә — З. Ф.) әниләре дә якты дөньядан китеп бара. Бу вакытта әле Сидоровларның бары тик ике балалары гына балигълык яшен үткән була. 

Узган елның 27 сентябрендә Артем мобилизация кысаларында илне сакларга китә. Башта бер ай укулар үтә алар, аннан инде билгеләнгән урынга җибәрелгәннәр. Шунда чакта квадрокоптерны бәреп төшергән өчен Артемга «Батырлык өчен» («За отвагу») дигән медаль дә тапшырып үткәннәр. Батыр егетебез бу бүләкне алганнан соң туган ягына кыска вакытлы ялга да кайтып килә. Гаиләсе, туганнары белән генә түгел, Кече Лызи мәктәбе укучылары белән очрашып сөйләшергә дә өлгерә ул.

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Батырлык өчен

erid: 2Vtzqwfh92B