Миңнеханов дроннар һөҗүменнән соң Әлмәттәге янгынны контрольгә алды
Урында янгын сүндерү расчетлары эшли
Әлмәт районында дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң сәнәгать зоналарының берсендә янгын чыккан. Бу хакта район матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урында янгын сүндерү расчетлары эшли. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Халыкка куркыныч янамый.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов БПЛА һөҗүме янаган очракта ничек эш итәргә кирәклеге турында халыкка мәгълүмат бирү эшен дәвам итәргә кушты.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев