Бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин шундый инициатива белән чыгыш ясады
«Казанның Мактаулы гражданы» исеме ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Россия Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга биреләчәк.
Бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин шундый инициатива белән чыгыш ясады.
«Икесе дә югары профессионализмны, фикерләү масштабын күрсәтәләр һәм, иң катлаулы бурычларны нәтиҗәле хәл итеп, илебезнең киләчәген билгели торган катлаулы социаль-икътисадый проектларны хәл итүгә зур өлеш кертәләр», – дип билгеләде Метшин.
Татар-информ
Нет комментариев