Нариман урамына асфальт түшәлә башлады
Төзекләндерү эшләре барышында бистә халкыннан сабырлык һәм аңлау сорала, чөнки бу вакытлыча уңайсызлыклар гына
Балтачта үзәк урамнарны төзекләндерү эшләре башлануы турында хәбәр иткән идек инде. Төзекләндерү эшләрен «МДСУ-1» оешмасы башкара. Бу эшләр бистәнең инфраструктурасын яхшырту, юлларның сыйфатын арттыру һәм җәяүлеләр өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан алып барыла.
Бүгенге көндә Нариман урамында асфальт түшәлү эшләре актив алып барыла. Бу урам бистәнең төп транспорт юлларының берсе булганлыктан, аның төзекләндерелүе бик мөһим. Эшчеләргә авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез!
Төзекләндерү эшләре барышында бистә халкыннан сабырлык һәм аңлау сорала, чөнки бу вакытлыча уңайсызлыклар гына. Нариман урамында асфальт түшәлүе – бу юл хәрәкәтен уңайлы һәм куркынычсыз итүгә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев