Нәтиҗәле хезмәт ияләре (дәвамы)
Социаль яклау карамагында булганнар, авырып китеп, картаю, я булмаса тумыштан инвалид булганлыктан үз-үзләренә ярдәм итә алмаучыларны хәзер махсус хезмәткәрләр тәрбияләргә булыша.
Дәвамы. Башы – https://baltaci.ru/news/amgyiat-1736397691/natiale-xezmat-iialare
Бергә-бергә бик рәхәт
Резеда Фоат кызы Хаҗиева менә өченче елын инде районыбызның социаль яклау хезмәт-кәрләреннән игелек күрә. Резеда Фоатовна озак еллар Балтач урта мәктәбендә биология фәненнән белем бирде, мактаулы укытучы, дәрестән тыш башкарган фәнни хезмәтләре дә күп аның. Хәзерге вакытта Резеда Хаҗиева район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәвалана.
— Кан басымым уйный, — диде ул хәлләрен белешкәч. Әмма үзенең социаль хезмәткәре турында әйтергә көч тапты. — Өч ел инде Гүзәлия Муллагалиева мине үз канаты астында тота. Гаять тә уңган ул, бик рәхәт миңа аның белән. Тәмле ризыклар пешереп ашата, чәчәкләр үстерергә булыша, интернеттан чәчәк исемнәренә кадәр табып бирә. Минем гади телефон булгач, ул кадәресен үк эзләп таба алмыйм. Кибеттән, даруханәдән бөтен кирәкле әйберне алып кайта.
Үз эшенең остасы булган Гүзәл Кәлимуллина белән комплекслы үзәк директоры Фәния Йосыпова да гел хәлемне белешеп торалар. Бик канәгать мин, инде больницадан да сәламәтләнеп чыгарга язсын. Табибым яхшы, шәфкать туташлары да рәхимле, шәфкатьле. Барлык социаль хезмәткәрләрне дә бәйрәм белән котлап, эшләрендә уңышлар телисем килә. Кешеләргә кылган яхшылыклары үзләренә мең өлеш булып кире әйләнеп кайтсын, олыгайгач җылы сүзгә дә, җылы карашка да мохтаҗ буласың, бер дә ягымлы мөнәсәбәтләрен кызганмыйлар, моның өчен аерым рәхмәт һәрбарчасына да.
«Эшебез күз алдында»
— Менә шулай эшне алып барабыз, — ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. — Югарыда бәян ителгәннәр ул әле эшчәнлегебезнең бер өлеше генә, ә инде бөтен башкарган хезмәтләребезне, уңышларыбызны саный китсәк, бер газета гына җитмәячәк. Безнең көн дә халык белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләүче республиканың материаль ярдәм бирү буенча унөченче номерлы бүлек кызларына да, Халыкны социаль яктан тәэмин итү буенча комплекслы үзәк, һәм аның бер тармагы булган, республикада иң күңелгә хуш килгән үзәккә әверелгән Чепьядагы «Наз» социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә, без эшләгән тармакка нигез салган, озак еллар лаеклы хезмәт куйган ветераннарыбызга, барлык социаль хезмәткәрләргә, хезмәт җитештерүчәнлеге эшен алып баручыларга, гомумән, һәрбер бүлектә тырышып эшләүчеләргә хөрмәтем зур.
Рәхмәт сүзләрен көн дә ишетәбез. Республикада алдынгы бүлекләрнең берсе без, хезмәт нәтиҗәләребез дә югары. Мондый югарылык ул бүлектәге һәрбер хезмәткәрнең тырыш, намуслы хезмәте. Бүтәнчә булмый да, безнең эштә ягымлы караш, күңел җылысы — ул иң беренче чиратта булырга тиеш.
Кешене үз итмәүчеләр, яратмаучылар бездә эшли алмый, алар шундук китә. Шуңа күрә хәзерге вакытта җиң сызганып хезмәт куючы хезмәткәрләрем белән ихластан горурланам, һөнәри бәйрәмебез белән котлап, һәрбарчасына исәнлек-саулык телим, гаиләләре имин булсын, балалары авырмасын, үзләре сау-сәламәт булсыннар, дөньялар тынычлансын, барыбызга да җан тынычлыгы белән эшләргә, яшәргә язсын. Коллектив зур булгач, барлыгы 105 кеше эшли бездә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашабыз. Әле менә кызларыбыз милли татар киемнәреннән матур итеп Әрәпә җыярга булыштылар, спорт ярышларына үз командабызны куябыз. Иҗтимагый оешмалар белән тыгыз мөнәсәбәттә торабыз. Оешма җитәк-челәре — һәрвакыт олы йөрәкле партнерларыбыз, иганәчеләребез, рәхмәт аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев