Нөнәгәрдә Әтиләр бәйрәме булды
Һәр әтинең күкрәгенә «Иң яхшы әти» дигән эмблема тактылар
«Әтиләр бәйрәме — безнең мәктәптә спорт бәйрәме булып үтте.
Бүгенге көндә спорт — тормышның аерылгысыз бер өлеше. Ул сәламәтлекне ныгыта, тәндәге көчне арттыра, характерны тәрбияли. Шуңа күрә дә спорт бәйрәмнәре — безнең өчен зур бәйрәм! Ә әтиләребез — безнең үрнәк кешеләр!
Әти бит ул — гаиләнең терәге һәм безнең беренче герой. Ул безгә тормыш дәресләре бирә, көч, сабырлык һәм намус үрнәге күрсәтә. Әтиләр һәр эшкә җаваплы, гаилә өчен тырыша һәм авыр чакта ярдәм итә. Аның киңәше һәм яклавы безгә ышаныч һәм куркынычсызлык бирә. Мәктәпләрдә «Этиләр бәйрәме» ел саен уздырыла. Быел бездә бик үзенчәлекле булды, чөнки мәктәп бусагасын атлап кергән һәр әтинең күкрәгенә «Иң яхшы әти» дигән эмблема такты балалар. Бу әтиләргә бәйрәм рухы өстәп җибәрде. Бәйрәм балаларның тәбрикләү өлешеннән башланып китте.
Балалар чыгышы һәр әтигә җылы нур өсти. Бу аларның елмаеп карап утыруларыннан күренә. Икенче өлешендә әтиләр командага бүленеп төрле ярышларда көч сынаштылар: Волейбол, «Туры ат», " Мишеньгә төз ат! «, өстәл уены теннис бик оешкан төстә үтте. Барлык әтиләрдә актив булдылар. «Әтиләр бәйрәме» — спорт формасында үтсә дә, күңелле булды. Һәр әти яшьлеккә кайтып килде. Спорт бит ул — көч, сәламәтлек һәм көнкүрешнең яңа төсмерләре!
Без әтиләребезне хөрмәт итәбез һәм алар белән горурланабыз.
Ярышлар тәмамлангач һәр команда, әти тиешле мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.Өченче өлешендә кунакка килүче әтиләрне ит бәлеше, чәй белән сыйладык. Мөселманнарның изге бәйрәме — Рамазан ае килеп җитте. Шул уңайдан Комзавод авылы имамы, ярышта катнашучы өч бала әтисе — Минмуллин Рифат әтиләрне зур, изге ай — Рамазан ае белән тәбрикләүдән башлады сүзен һәм мәктәп коллективына үз рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әтиләр — сез безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз, сез безнең горурлык!!! Бәйрәмегез белән сезне — кадерле әтиләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев