10 октябрь көнне Норма мәдәният йортында наркотикларга каршы пропаганда алып бару йөзеннән "Вакытлыча рәхәтлек" дигән темага полиция хезмәткәре Наил Фәйзрахманов белән җанлы әңгәмә оештырылды.
Әлеге чарада катнашкан мәдәният йортына йөри торган актив яшьләребез үз фикерләрен белдереп, вакытлыча рәхәтлекнең нинди зур афәт булуына төшенделәр. Ике як та мондый четерекле темаларга сөйләшүләр алып баруны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикердә калды, дип хәбәр итә Норма мәдәният йорты мөдире Зилә Шәрипова.




Нет комментариев