22гыйнвар көнне Норма мәдәният йортында яшьләр форумы узачак.
Яшьләр, аларны борчыган проблемалар көнүзәк мәсәлә булып тора. Шунлыктан Норма авыл җирлеге җитәкчесе Тимур Гатауллин үз җирлекләрендә яшәгән егет-кызлар белән күзгә-күз очрашып сөйләшүне, булган проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләүне, мөмкин булганына ярдәм итүне кирәк тапкан. Мәдәният йорты хезмәткәрләре исә җитәкченең бу фикерен хуплап аңа теләктәшлек белдергән. "Хыял" яшьләр үзәге егет-кызлары да булышлык күрсәтергә теләп риза булган.
- Норма авыл жирлегендә яшәүче барлык яшьләрне 22 гыйнвар көнне 19 сәгатьтә мәдәният йортында көтеп калабыз, - дип хәбәр итә Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин.
Нет комментариев