Үзара салым акчалары җыелуга халык тизрәк аларга башкарыласы эшне һәм аларның нәтиҗәләрен көтә башлый
Бу исәптән Норма авыл җирлегендә Ю. Гагарин, Г. Тукай, М. Гафури (беренче һәм өченче өлеш) урамнарында юллар төзекләндерелеп, күпер ремонтланган. Юлларга вак таш сыйфатлы итеп түшәлеп, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле районыбызда күпме юллар йөрерлек хәлгә китерелде һәм, әлбәттә, моңа шөкер генә итәрлек. Нормалылар да үз җирлекләрендә башкарылган эшләрне күрәләр һәм сөенәләрдер дип ышанып калабыз.
Автор фотолары
Нет комментариев