Нурания ханым Балтач балаларының хыялын чынга ашырды
Әти-әниләр «Наз» республика хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдиновага зур рәхмәт белдерә.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның 10 яшькә кадәр булган балалары өчен «Наз» үзәге районның «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә хәйрия чарасы оештырды.
Чара башында сәламләү сүзе белән социаль координатор Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Фәния Фәрит кызы Йосыпова чыгыш ясады.
Чараның беренче өлешендә балаларга тәм-томнар һәм исемле бүләкләр тапшырылды. Әти-әниләр әлеге акцияне оештыручы – «Наз» республика хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдиновага зур рәхмәт белдерә.
Аннан соң балалар өчен «Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гипстан магнитиклар һәм Георгий лентасы кулланып брошь ясау буенча мавыктыргыч һәм файдалы мастер-класслар үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев