Очрашуда син дә катнаш!
Җәмгыять

Очрашуда син дә катнаш!

14 августта район башлыгы Нотфуллин катнашында район эшмәкәрләре белән түгәрәк өстәл үткәрелә.

Анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил,  салым хезмәте, үзмәшгульлек үзәге һәм башка җаваплы тармак вәкилләре катнашачак.

Очрашу Балтач гимназиясе базасында биш мәйданчыкта үтәчәк. Башта аерым сөйләшүләр, фикер алышулар булачак. Соңыннан эшмәкәрләр "сорау-җавап" форматында очрашуга нәтиҗә ясаячак.

 


Нет комментариев