15 июль көнне Татарстан Республикасының ДОСААФ оешмасы, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, үзешчән сәнгатькәрләр арасында "Сугыш чоры җырлары" дигән темага смотр-конкурс уздырды.
Конкурста безнең район исеменнән Ольга Плотникова чыгыш ясады.
Ольга - Кече Лызи авылы кызы, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта вокал буенча белем ала, Балтач сәнгать мәктәбен тәмамлаган.
Нәтиҗәдә Балтач автомәктәбе республикада икенче урынны алды. Афәрин!
Нет комментариев