Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өндә сине күрү мөмкин түгел, очрашасы иде төшләрдә...

Махсус хәрби операциядә һәлак булган әтием Рашат Рафаэль улы Габидуллинның якты истәлегенә багышлап

Әти бәгырем сиңа мин хат язам,
Барып кына җитмәс ул сиңа..
Син ташлап киткән көннән алып,
Бигрәк кыен әтием кызыңа...
Иртә алып китте сине әҗәл,
Ә башымда мең төрле уй..
Каян гына килеп чыкты соң,
Төшкә дә кермәгән сугышлар?!
Көздә әтием аваз салгансың да,
Шул ук айда гомерең өзелгән..
Ятим бит без синнән башка, әти,
Күз яшьләрем шуңа түгелгән..
Дөнья матурлыгын күрмәгән,
Яшьләрне син әти кызгандың..
Үзем барам сугышка дидең дә,
Контракт төзеп син китеп бардың..
Ә без өмет иттек кайтасыңны,
Көн дә көттек синнән бер хәбәр..
Яз аенда ялга кайтып киткәч,
Рәхәтләнеп калды күңелләр..
Сизенгәнсең бәгырем барысын да,
Тик мин генә берни сизмәдем..
Уйлап та карамадым шул, әти,
Бүтән кайтмассың дип белмәдем.
Белгән булсам кысып-кысып сине,
Бер кочаклар идем туйганчы.
Рәхмәт сиңа әти барысы өчен,
Булдың бит син миңа булышчы.
Гел кайгырта идең балаларың,
Әнием өчен булдың гел терәк..
Ышанмадым үлгән әтиең дигәч,
Син бит безнең өчен гел кирәк.
Яраталар иде дусларың да,
Сугыш сүзе сине куркытмады.
Чын ирләрчә мылтык тотып,әти,
Дошманнары өчен ут тотты..
Гомерең генә кыска булган,әти,
Ярый гәүдәң кайтты безнең янга.
Хәл белгән кешеләр шактый иде,
Рәхмәт яусын янда булганнарга.
Елый-елый көндә искә алам,
Кермисең бит бердә төшләргә.
Өндә сине күрү мөмкин түгел,
Очрашасы иде төшләрдә..
Көндә дога кылам әти бәгырем,
Урының синең булсын оҗмахта..
Каһәр суккан сугыш тартып алды,
Синнән башка бушлык тормышта.

Кызы Ландыш Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев