Парлы булсаң, тормыш ямьле
Район мәдәният үзәгендә Зөбәрҗәт, Бриллиант, Тимер туйларын билгеләп узучы гаиләләрне күркәм бәйрәмнәре белән котлап уздылар
15 май көнне дөньядагы иң якты бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Шушы уңайдан район мәдәният үзәгендә Зөбәрҗәт, Бриллиант, Тимер туйларын билгеләп узучы гаиләләрне күркәм бәйрәмнәре белән котлап уздылар.
— Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән табигатьнең иң гүзәл вакытында билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм, — дип залда утыручыларга мөрәҗәгать итте район башлыгы Рамил Нотфуллин.
— Гаилә — ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп кыйммәтләре тигез-тату яшәүгә, яңа буынга гомер бирүгә, яшьләргә тормышта үз юлларын табарга булышуга нигезләнә. Үз йортында бәхетле булган кеше генә — бәхетле. Яшәешнең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Бүгенге гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер искәртүгә тәгаенләнә. Районыбызда парлы корган тормышларын күркәм, гомер биргән балалары-оныклары өчен үрнәк булырлык итеп төзегән гаиләләр бихисап. Аларның күбесе бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче, бәхет-сөенечләрне парлап бүлешүче гаиләләр. Нинди генә очракларда да саф күңелләрен, җылылыкны саклап кала алган, бер-берсенә булган мәхәббәт һәм чиксез хөрмәтләрен еллар ташкыны да буйсындыра алмаган, саф хисләргә изге итеп караган гаиләләребезгә зур рәхмәт! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим!
— Агач — яфрагы, кеше — гаиләсе белән матур, диләр! Районыбызда пар канатлы булып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр бик күп. Халыкара гаилә көне уңаеннан ЗАГС бүлеге белән берлектә Зөбәрҗәт, Бриллиант, Тимер туйларын билгеләп узучы гаиләләрне күркәм бәйрәм белән котлау да районыбыз җирлегендә традициягә әйләнде, — диде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова.
Менә алар 55, 60, 65 ел пар канатлы булып яшәүче өлкәннәребез: Балтач бистә-сеннән Гөлнур һәм Марат Сөләймановлар, Пүскән авылыннан Гөлнур һәм Мәгъфүр Ганиевлар, Югары Шубан авылыннан Флера һәм Гаптрәис Мөҗиповлар, Бөрбаш авылыннан Гарифәбану һәм Мансур Әхмәдиевлар, Сизнер авылыннан Анна һәм Николай Троковлар, Чепья авылыннан Галина һәм Евгений Хрисановлар, Шода авылыннан Рәйхана һәм Рәхимҗан Хәкимҗановлар, Куныр авылыннан Сафура һәм Дамир Ваккасовлар, Түнтәр авылыннан Рашидә һәм Әхмәт Мөхәммәтшиннар.
Хөрмәтле өлкәннәребез, сезгә ныклы сәламәтлек белән матур киләчәк телибез. Пар канатлы булып, кадер-хөрмәттә гомер кичерергә язсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев