Райондашлар бүләкләнде
Бүләкләнүчеләрне ихластан котлыйбыз
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, социаль иминият һәм пенсия белән тәэмин итү эшенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач районында РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР бүлекчәсе клиент хезмәтенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Асия Икрам кызы Шиһапова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен «Смәил» җәмгыяте алдынгылары Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
- Гайнанов Назим – тракторчы;
- Фәнис Гыйматдинов – тракторчы;
- Райнур Заһидуллина – терлекче;
- Рәйхан Вәлиев – оператор.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен «Кызыл юл» җәмгыяте алдынгылары Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
- Әнис Гарифуллин – машинист;
- Ризида Әхмәтшина – сыер савучы.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Борнак» җәмгыяте тракторчысы Илнур Хәбибуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Фарадис улы Солтанов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев