Махсус хәрби операциядә газизләрен югалткан әниләр дә сәхнәгә чакырылып, уллары лаек булган хәрби бүләкләрне алдылар
Бүген Балтачта республика көне уңаеннан чаралар уза.
«Сабантуй» ял паркында узган чарада төрле тармакларда тырышып хезмәт куючы бертөркем райондашларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Махсус хәрби операциядә газизләрен югалткан әниләр дә сәхнәгә чакырылып, уллары лаек булган хәрби бүләкләрне алдылар.
Тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Сергеевна Семёнова, районның баш табибы Рамил Сәфәров катнашты.
Нет комментариев