Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Райондашлырыбыз бүләкләнде

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Әлфия Гайфулла кызы Мамбеталиева — Борнак авылыннан хезмәт ветераны;
  • Рәфкать Мөхәммәтхан улы Гыймадиев — Балтач бистәсеннән хезмәт ветераны;
  • Зөлфия Шәрип кызы Нәҗипова — Түбән Сосна авылыннан хезмәт ветераны.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм актив иҗтимагый эшчәнлек алып барганы өчен районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рифат Габдулла улы Абдуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач сөт-май комбинатының автотранспорт хуҗалыгы экспедиторы Нурзада Муллагәрәй улы Исламов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Маяк» җәмгыяте тракторчысы Илгиз Газизулла улы Халиуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Мәгъсүмә Билал кызы Мөҗипова — Югары Шубан авылыннан хезмәт ветераны;
  • Александра Андреевна Сидорова — Кече Лызи авылыннан хезмәт ветераны;
  • Венера Шәйхетдин кызы Әгъләмова — Кили авылыннан хезмәт ветераны;
  • Раушания Закир кызы Җамалиева — Югары Шубан авылыннан хезмәт ветераны.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, почта элемтәсе үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

  • Раушания Зиннур кызы Садыйкова — Югары Шубан почта бүлеге җитәкчесе;
  • Сүрия Галимулла кызы Хәсәнова — Балтач почта бүлеге почтальоны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев