Районыбыз үсеш юлында: төзелешләр туктап тормый
Җәмгыять

Районыбыз үсеш юлында: төзелешләр туктап тормый

Һәр объектта киң масштаблы эшләр алып барыла

Районыбыз территориясендә, төрле программалар нигезендә, күләмле төзелеш һәм төзекләндерү эшләре туктап тормый.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач һәм Норма мәктәпләре, универсаль спорт залы, бистәнең 1 номерлы балалар бакчасы, шулай ук Арча агросәнәгать көллиятенең икенче филиалында барган төзекләндерү һәм төзелеш эшләре белән танышты.

Һәр объектта киң масштаблы эшләр алып барыла. Иң мөһиме — хезмәт барышында яңача технологияләр кулланыла, бу исә эшнең сыйфатын күтәрүгә һәм вакытны экономияләүгә уңай йогынты ясый.
 


Нет комментариев