Рәхмәт хаты
Район үзәк хастаханәсендә эшләп лаеклы ялга чыктым
Мин 90 яшьлек хезмәт ветераны. Район үзәк хастаханәсендә эшләп лаеклы ялга чыктым.
18 июнь көнне юбилеемны билгеләп үттеләр.
Туганнарым да кайтты, якын кешеләрем, балаларым, оныкларым җыелды. Мине котларга районыбызның баш табибы исеменнән Газинур Дәүлиев, Хафизә Әсхәтдинова, Ленара Фазлыева килделәр, авыл җирлегеннән дә вәкилләр бар иде. Бик тә күңелләрем булды. Гомер бәйрәмемдә кемнәр мине куандырган, аларга Аллаһының чиксез рәхмәтләре барып ирешсен, мәңге рәхәт яшәсеннәр, авырмасыннар. Барысына да бик зур рәхмәт!
Роза Әхәт кызы Гәрәева. Балтач бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев